АНАКАЙ и. сөйл. 1. Өлкән яшьтәге, ана булган хатын-кызга мөрәҗәгать сүзе. [Икенчесе:] Рәхмәт яусын, анакай! Һич онытмам! Ә.Гаффар 2. анакаем, анакайларым ы. мәгъ. Гаҗәпләнүне, шатлануны, куркуны һ.б.ш. хис-тойгыларны белдерә. Кайтып җитәргә бары тик санаулы минутлар гына кала, дип, җиңел сулап куйган идем, артыма борылып карасам, анакаем! Р.Ибраһимов |