АНАБИОЗ и. гр. 1) биол. Кайбер тереклек ияләренең, начар шартларга реакциясе буларак, уңай шартлар туганга кадәр яшәешен саклау өчен, тереклек функцияләрен сүлпәнәйтү күренеше. Һәлакәт башлану очрагында, академикка шушы капсулага кереп яту, анабиоз йокысына талу, ә аннары инде, Җир йөзендәге гарасатлар үтеп, аз гына яшәү шартлары туу белән, приборларның аны йокысыннан уятуы каралган иде. Р.Фәизов 2) күч. кит. Нинди дә булса эшчәнлекнең барышы, темпы вакытлыча акрынаю яисә вакытлыча туктау күренеше |