АМФИТЕАТР и. гр. 1) Борынгы Греция һәм Римда: тамашачылар өчен, урындыклары, баскыч-баскыч итеп, арена тирәли ярым түгәрәк яки түгәрәк ясап урнаштырылган ачык түбәле корылма. Амфитеатрга җитәрәк, мәйдан уртасында грек осталары бер бинаны торгызып яталар иде. М.Галиев

2) Хәзерге театрда: тамаша залының партеры артында яки ложалар өстендә урнашкан урыннар. Уртада – партер, ике якта, ике канат кебек, амфитеатрлар өскә таба күтәрелә. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә