АМФИ’БИЯ и. гр. 1) зоол. Җирдә дә, суда да яши ала торган умырткалы җир-су хайваны. «Амфибия» сүзе грек теленнән кергән һәм «ике төрле тормыш белән яшәү» дигән мәгънәне аңлата. Амфибияләр җирдә дә, суда да яши ала. Т.Шакирова

2) биол. Җир-су үсемлеге

3) Җирдә дә, суда да хәрәкәтләнү өчен җайлаштырылган җиңел машина, танк һ.б.; җиргә дә, суга да утыра торган самолёт. --- яшел ботаклар капланган танклар агыла. Виллислар, амфибияләр выжылдап үтеп китәләр, ә юлның ике ягыннан пехотачылар атлый. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә