АМПУТА’ЦИЯ и. лат. мед. Хирургик юл белән авыру тән әгъзасын (гадәттә, кулны, аякны) өлешчә яки тулысынча кисеп алу. Аларның йөзенә, бит хәрәкәтләренә карап, Альбин Васильевичның ампутация мәсьәләсендә сабыр итеп тору ягында икәнен чамалап була иде. Х.Камалов. Дөрес дәваламаганнар, берничек тә ярдәм итеп булмый, ампутация кирәк, дип кайтардылар. Р.Кәрами |