А’МПУЛА и. лат. Аз дозаларда дару һ.б.ш. сыек матдәләр саклау өчен, герметик ябыштырылган, тар муенлы озынча пыяла савыт. Иң элек бусага аша нечкә озын бармаклы сап-сары кул күренде, һәм ул теге себерелмәгән тәмәке төпчекләре, канлы мамык кисәкләре, ампула ватыклары --- аунап яткан идәнгә таянды. Ф.Садриев. Ася приборларны кайнатырга куйды, зур шкафны ачып, аннан кирәкле ампулалар, дарулар алырга кереште. Х.Камалов |