АМПЛУА и. фр. театр 1) Актёр башкара торган рольләрнең тибы. Элек «инженю-комик», «инженю-драматик» дигән амплуа бар иде театрда. Р.Батулла

2) сөйл. Билгеле бер шөгыльләр, мәнфәгатьләр, гадәтләр, башкарган бурычлар, коллективта тоткан социаль роль. Минем ике яхшы дустым бар. Уртаклыклар күп үзләрендә: амплуа бер үк, талантлар, карашлар, рухи мәнфәгатьләр тәңгәл. Ф.Углов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә