АМПЛИТУ’ДА и. лат. 1) физ. Тирбәлеп торган җисемнең тик торыш хәленнән иң зур тайпылыш хәленә кадәр булган киңлек; тирбәлү колачы. Соңгы елларда һава үзгәрешләре амплитудасы артык нык шаяра башлады. Р.Хисмәтуллин 2) күч. Нәрсәнең дә булса алмашынуы, үзгәрүе. Ринат 90 саны өстендә дерелдәгән спидометр угына күз салды – кәеф амплитудасы да төрле тирбәлешкә күчеп үзгәрә иде. Н.Хәсәнов |