АМОРФ с. гр. 1) хим. минер. Кристалл төзелешле булмаган, кристаллашмаган. Үтә күренмәле аморф матдәләрдә һәм кубик системага кергән кристалларда икеләтә нур сыну күренеше тышкы көчләр тәэсире астында барлыкка килергә мөмкин. Физика

2) лингв. Грамматик формалары, морфологик категорияләре булмаган (телләр турында). Аерым телләрдә, бигрәк тә аморф (тамыр) телләрдә (борынгы кытай, вьетнам телләрендә), сүз белән морфеманың каршы куелышы юк. Ф.Сафиуллина

3) күч. Билгеле бер төгәллеге булмаган, тонык, ачык түгел, таркау хәлендәге. Монда, күрәсең, аларга объектив фактор – авторның үзенең шәхес буларак аморф хәлдә булуы, ныгымаган, үз-үзен тапмаганлыгы да килеп кушыладыр. М.Вәли-Барҗылы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә