АМНИ’СТИЯ и. гр. махс. Суд хөкеменә дучар ителгән затларны, хөкүмәт башлыгы указы белән, гаепләреннән өлешчә яки бөтенләйгә азат итү. Әле, бәлкем, сугыш бетеп, амнистия булмасмы? Р.Кәрами. Бәхетемә, дип әйтимме, амнистиягә эләктем. Р.Низамиев. Ам-нис-тия! Әлеге хәбәр Сәләхи җанын коштай талпындырды. Н.Хәсәнов // Гаептән азат итү турындагы указ. Утыртуын утырттылар, ә Вакытлы хөкүмәт, үткән елның февралендә амнистия ясап, шул Балабановны иреккә чыгарды. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә