АМИН ТОТУ ф. Ашаганнан яки намаз, дога укыганнан соң, ике кулны уч төпләре белән йөзгә таба күтәреп, теләкләр теләп, битне сыпырып алу. Карчык авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырданды, әти өстенә төкерә-төкерә амин тотты. Н.Дәүли. Корсагы гөп итеп калган малай, ниһаять, амин тотып, сәке читенә шуышты. А.Хәлим. – И Ходаем, балаларга, барлык бәндәләргә бәхет бир, бозыклыклардан сакла, илдә тынычлык булсын, – дип амин тотты. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә