АМИНОКИСЛОТА и. рус Бер үк вакытта кислоталар үзлегенә дә ия булган һәм нигезне дә тәшкил иткән органик матдә (үсемлек һәм тереклек организмнары аксымнарының төзелешендә төп элемент булып тора). Ул төрле аминокислоталарга бай. А.Девятков, А.Макаревич. Азыкны төрләндерү «алыштыргысыз аминокислоталар» дип аталган бик кирәкле матдәләрдән кеше мәхрүм булмасын өчен кирәк. Ф.Углов |