АМЕ’РИКАЛЫ и. 1. 1) Америка Кушма Штатларында яшәүче халык һәм шул халыкның бер кешесе. Тик бер генә өмет: бомбежкага эләгеп үлмичә, инглизләргәме, америкалыларгамы барып сыенасы иде! Ш.Маннур. Якты чырайлы, кунакчыл, безгә карата теләктәш америкалылар белән аралашудан туган күренекле хисләр дә сүрелә төштеләр. М.Госманов

2. с. мәгъ. Америка Кушма Штатында туып-үскән, яшәгән, шунда торган халыктан чыккан. Америкалы социолог Н.Тимашевның 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә, СССР әлеге сугыш вакытында утыз җиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга. Ш.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә