АМБРАЗУ’РА и. фр. 1) Хәрби ныгытмаларның диварларында яки хәрби корабларда ышыкланып ату өчен ясалган махсус уем. Дошманны чигендерер өчен бүтән бер чара да калмагач, Матросов туктаусыз ут чәчеп торган амбразурага таба шуыша башлый. В.Нуруллин. Амбразуралардан муеннарын сузып, култыкка керүче корабларга карап торган туп көпшәләре кайда? М.Юныс. Саня рулевой амбразурада тора иде. Ә.Хәбибуллин

2) махс. Диварда тар гына ишек яки тәрәзә уемы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә