АМБАР и. фар. Иген, он һ.б.ш. кирәк-яраклар саклый торган салкын (ягылмый торган) зур корылма. Көзнең уңышы амбарларга күчеп бетте. К.Кәримов. Әнигә бүген амбарлар юарга әйткәннәр иде. М.Хуҗин

Амбар кебек (кадәрле) Бик зур, артык иркен; буш, җылы тотмый торган, шыксыз (өй яки бүлмә турында әйтелә). Әмирнең ярый әле аның, миннән яшьрәк булса да, амбар кадәрле ике катлы йортлары бар. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә