АМАЛЬГА’МА и. фр. хим. 1) Нинди дә булса металлның терекөмеш белән эретмәсе яисә терекөмештә металл эремәсе

2) Көзгенең арткы өслеген каплау өчен файдаланыла торган терекөмеш һәм көмеш эретмәсенең юка катламы. Ялтыравык амальгамасы купкан кызыллы-яшелле көзге... А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә