А’Л-ЯЛ җый. и. Эштә, юлда һ.б.ш.да кыска вакытлы ял. Әхмәтсафага ике җәй ал-ялсыз сал агызып йөрүенә карамастан, эш өчен тияр әҗерен бирмичә, һаман алдагы елга калдырып килә. Ф.Сафин ◊ Ал(ны)-ял(ны) белмәү (күрмәү) Ял итмичә эшләү, туктаусыз хәрәкәтләнеп тору. Хәер, кеше дә шулай бит, нәкъ корыч шикелле, алын-ялын белми эшли-эшли дә көтмәгәндә генә кылт итеп сынып та куя. Л.Хәмидуллин. Ал(ны)-ял(ны) күрмәү к. ал(ны)-ял(ны) белмәү. Ал(ны)-ял(ны) оныту к. ал(ны)-ял(ны) белмәү |