АЛЮМИН и. сөйл. 1. к. алюминий. Күрәсең, тәкъдиремдә ун ай алюмин кайнатучы завод эшчесе – электролизник булырга язгандыр. Т.Галиуллин

2. с. мәгъ. Алюминийдан ясалган, эшләнгән. Алтын комлы яр буенда йөзтүбән каплап куелган алюмин көймәләр дулкын кагып чыгарган эре балыклардай ялтырап ята. Н.Хәсәнов. Хисмәт аның үзе ясаган алюмин кашыгын баш очыннан алды да --- Абдуллага сузды. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә