АЛЬТЕРНАТИВ с. Икенең берсе мөмкин яки тиеш булган; шуның берсен генә сайлап алу мөмкин булган. Аерым чорларда ниндидер альтернатив мөмкинлекләр, әлбәттә, тугандыр, булгандыр. М.Гайнетдинов. Афәтнең башында «демократия» дигән бик матур сүз калыкты да, «альтернатив кандидат» дигән нәрсәне керттеләр. Ф.Садриев |