АЛЬТ и. ит. муз. 1) Хорда яки вокаль ансамбльдә балалар яки хатын-кызлар калын тавыш белән башкара торган партия. Мин бит альт тавышлы, шуңа да карамастан, «до, ре, ми»ны алдым. Р.Батулла 2) Күләме белән скрипкадан зуррак, тавышы аннан калынрак булган кыллы уен коралы. Мәсәлән, ике скрипка, альт һәм виолончельдән торган кыллы квартет өчен татар халык җырлары темаларына ун пьесадан цикл төзи. Н.Гамбәров |