АЛЬБОМ и. фр. 1) Фотосурәтләр, открыткалар, маркалар һ.б.ш. урнаштыру яисә төсле карандашлар, майлы буяулар белән рәсем ясау өчен, калын кәгазьле, зур форматлы китап рәвешендәге дәфтәр. Аның эш өстәлендә бер альбом саклана. А.Вергазов. Әсгать тиз генә алгы яктан рәсемнәр альбомын күтәреп керде. Р.Хафизова 2) Тасвири сәнгать әсәрләре, шигырь, репродукция, сызым һ.б.ның коллекциясен билгеле бер темага берләштереп урнаштырган китап яки папка. Фотолабораториядә архитектура ансамбльләреннән, күренекле һәм билгесез рус архитекторларының әсәрләреннән төзелгән альбомнар саклана иде. Ф.Углов 3) Музыкаль композицияләрнең, җырларның магнитлы тасмада яки информацион дисктагы тупламы. Җырчының концерт альбомы |