АЛЬБАТРОС и. фр. зоол. Давыл кошларысыманнар отрядыннан, очы кәкрәеп килгән озын томшыклы, тар һәм нәзек озын канатлы, кыска гәүдәле диңгез кошы. Шулчак безнең баш очында кап-кара болыт җәелде. Ныклабрак карасам, «болыт» дигәнем альбатрос булып чыкты. Э.Шәрифуллина. Альбатрослар миңа, канат болгап, Хәерле юл тели тумыштан. Ф.Шәех



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә