АЛЫШЫНУ ф. к. алмашыну. Ләкин бу шундук ирен жәлләү, кызгану, элеккечә якын итү белән алышынды. Р.Кәрами. Планетада ел алышына. М.Юныс Алышына бару Эзлекле рәвештә берсе артыннан берсе алышыну. Биредә электән мирас булып калган салкынлык иҗади ялкын, кайнарлык белән алышына бара. М.Вәлиев Алышына башлау Алышынырга тотыну. Шартлар алышына башлаганчы ук яңача эш йөртергә күчмәсәң – харап. З.Фәтхетдинов. [Руслан:] Әллә алышына башладым инде? З.Зәйнуллин Алышына тору к. алышынып тору. Хәтерем – нәкъ кинофильм тасмасы кебек. Кадрлар берсе артыннан берсе, чиратлашып, алышына тора. З.Хөснияр Алышына төшү Бераз, өлешчә, аз гына алышыну Алышынып бару Акрынлап, аз-азлап алышыну. Тышта кояшлы, матур язгы көн кичке эңгер-меңгер белән алышынып бара иде. М.Насыйбуллин Алышынып бетү Тәмам, тулысынча, бөтенләе белән алышыну. Ярты гасыр эчендә Дәүләкән халкы алышынып бетте диярлек. Ә.Еники. Алар кайчан даими тешләр белән алышынып бетәләр? З.Хисамов. Баштанаяк алышынып беткәч, мин инде мин түгел, бөтенләй яңа кеше булам ич! Ф.Хатипов Алышынып җитү Ахырына кадәр, тулысынча алышыну Алышынып китү Кинәт, уйламаганда алышыну. Бер караганда [Артур Николаевич] ару гына, икенче карасаң... алышынып китә шикелле. С.Зыялы. Ханша шундук агарынып китте. Ханша Аппакның йөзе алышынып китүен күзәтеп торган Феофанның эченә җылы йөгерде. М.Хәбибуллин Алышынып кую Вакыты-вакыты белән, көтмәгәндә алышыну. --- «Социалистик йөкләмә» алып ярышмасалар да, күңелләреннән үзара ярышып, бер-берсен узарга тырышып эшлиләр иде, шуңа күрә беренчелек, икенчелек еш кына алышынып та куйгалый иде: иң алга йә Ислам, йә Андронов чыга ---. Н.Фəттах Алышынып тору 1) Һәрвакыт, даими алышыну. Минем тәрбияче марҗаларым әле берсе, әле берсе алышынып торганга, мин, күбәләк кебек, әле бер ут янында, әле бер ут янында оча идем. Г.Исхакый. Рәсәйдәге шикелле һәр уңдырышлы елның кытлык алып килә торган корылык, икмәк уңмый торган еллар белән алышынып торуы монда булмаган. М.Юныс 2) Бер-бер артлы алышыну; әле, хәзер алышыну. Аннары аның тавышында йомшару илә көчәю алышынып торды. М.Хуҗин |