АЛЫШУ ф. 1. 1) урт. юн. к. алу. Казан ханлыгын шушы хәлгә китергән Шаһгали моннан соң да Казанны алышып бирергә тырышыр. А.Таһиров. Хәтерлим әле, бервакыт ул, мине бер складка алып кереп, миңа күлмәк алышты. Р.Хәйретдинова 2) Хәбәрләшү, уртаклашу, белдереп тору. Моназыйр хезмәт срогын тутырып кайтып киткәч, алар хат алыштылар. М.Хуҗин. Кем белә, бәлки, менә шушы агачлар да, нинди дә булса юл белән, үзара мәгълүмат алыша торгандыр. Р.Фәизов 3) к. алмаштыру (1 мәгъ.). Ары таба ике яшь түрә туганлашалар, атларын, коралларын алышалар. М.Хәбибуллин. Бер тартырлык тәмәкене биш кешегә бүлеп бирелгән икмәккә талап диярлек алышалар. С.Йосыпов 4) к. алмашу (4 мәгъ.). Ул терлекчелек буенча төнге дежур торачак ветврачка: «Бүген мин торыйм әле, мин торасы көнне син торырсың», – дип, дежурлыгын алышты. Ф.Садриев 5) Берсе урынына икенчесе килү. Авылда, колхозда ничәмә-ничә начальство алышты. Т.Миңнуллин. Карцерда инде берничә тапкыр тоткыннар алышты. Л.Гыйззәтуллина // Берәр нәрсә икенчегә үзгәрү, алмашыну. Үттеләр, шәп чылтырап аккан Судай, шат көннәрем; Бер караңгы һәм төтенле Көнгә алышты төннәрем. Г.Тукай 6) к. алмаштыру (6 мәгъ.). Алинә өс-башын алышты. Х.Ширмән 7) Яшәү урынын үзгәртү, авылга яисә шәһәргә күчү. Туып-үскән авылымны ташлап, Шәһәр тормышына алыштым. Х.Хабаров 8) Көч кулланып, егарга һәм җиңәргә тырышу; ярышта көч сынау, көрәшү. [Дию:] И егет, инде без никадәр алыштык, бер-беребезне җиңә алмадык. Әкият 9) Сугышта каршы як белән сугышу, кораллы бәрелештә кыйнашу. Бәкләр бәге Идегәй Туктамыш хан белән моңарчы унбиш орышта алышты. Р.Вәлиев 10) күч. Кемгә дә булса каршы тору һәм аңа бирешмәү. Яшәмәдем куркып яки көнләшеп, Яшәдем мин тормышка туры эндәшеп. Сугыштым, алыштым, кирәк икән дуладым, Бар йөрәктән сөйдем, көйдем, көлдем, еладым! Р.Фәйзуллин 2. и. мәгъ. Алыш, көрәш, ярыш. Ай-һай ла, партия-совет эшендә тәҗрибәсе ташып торган кеше белән, Моназыйр абыең белән ягъни, алышуы җиңел булмастыр. М.Хуҗин Алыша башлау Алышырга тотыну. Соңра дию белән егет, сахрага чыгып, тагын алыша башладылар. Әкият Алыша бирү Алышуны дәвам итү Алыша төшү Тагын да бераз алышу Алышып бетү Тулысынча, барысын да алышу. Чебеннәрне алышып беткәннән соң, яллыйм бер ун-унбиш көтүче, бу сыерларны куып төшерергә усак буенча. Әкият Алышып карау Көчеңне сынау өчен алышу. Бүре белән бер тапкыр да алышып караганым юк. Т.Миңнуллин Алышып килү Күптәннән, элек-электән даими рәвештә алышу. Урыс-болгар элек-электән кәләшләр алышып килгән. М.Хәбибуллин Алышып кую Алдан алышу. Дамир өс киемен алышып куйды Алышып тору 1) Даими, регуляр рәвештә алышу. Миңнеруй Сылу Бариевна белән хат алышып тора. Р.Хафизова. Чөнки мәктәпләрдә еш булам, укытучылар белән даими очрашып, фикер алышып торам. Т.Миңнуллин 2) Әле, хәзер алышу. Күптәнге кан дошманы белән аңа бөтенләй алышып торырга да туры килмәде. Р.Вәлиев Алышып яту к. алышып тору. Контр Зәки Вәлидов белән хат алышып ятасың, дигән уйдырмага, кыйнап, ачыктырып кул куйдырмакчы булалар. С.Шәрипов |