АЛЫШТЫРУЧЫ и. 1. к. алмашчы. Әйе, кыз һаман әбисе белән иде, ул дөньяда Гөлгенәнең иң якын, әти-әнисен дә алыштыручы иң изге кешесе булды. Ә.Сафиуллин. Әнәс уенчыларны алыштыручылар эскәмиясенә килеп утырды. Ә.Мушинский. Андый мисаллар бар бит: тәмле ашау, кызыктыргыч дан хакына телен дә, денен дә, хәтта, ата-ана рухына хыянәт итеп, милләтен алыштыручылар да булды. М.Галиев

2. с. мәгъ. к. алмаш. Киләчәк буын тарихыбызны һәм бүгенге тантананы хәтерендә калдырыр, үзен алыштыручы буыннарга язып һәм сөйләп калдырыр, дип өметләнәбез. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә