АЛЫШТЫРУ ф. к. алмаштыру. [Карт:] Гел куркып-өркеп, урын күчеп, фамилия алыштырып яшәдем. Р.Кәрами. [Нәфига:] Төне буе сызгырып йоклавың гына җитмәгән, гырылдавыңнан, дүрт як күрше дә фатирларын алыштырып качтылар бит. Д.Салихов. Дөньяда һәркемнең үз урыны бар, кеше кешене алыштыра алмый. М.Маликова. Ул аны [ипине], поездда кайтканда, вагон эчендәге бер капкорсактан шинеленә алыштырып алган иде. Р.Сибат

Алыштырып алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә алыштыру

Алыштырып бару Эзлекле рәвештә, аз-азлап, акрынлап алыштыру. Бодай куе, көр булып буй тарткан, яшелне саргылт төс алыштырып бара. Б.Камалов

Алыштырып бетерү Тәмам, ахырынача, тулысынча алыштыру. Гәҗиттә язып чыкканнар: кулдагы зур акчаны яңасына алыштырып бетерергә кушканнар, кассага салсаң да ярый, ди. К.Кәримов

Алыштырып йөрү 1) Әле, хәзерге вакытта алыштыру эше белән мәшгуль булу

2) Һәрвакыт, бертуктаусыз алыштыру. Гомумән, дин алыштырып йөрүчеләр, мулла яки поп ошамый, дип кенә диненнән ваз кичкәннәр – куркыныч кешеләр. Т.Миңнуллин

Алыштырып кую 1) Тиз арада, бик кыска вакыт эчендә алыштыру. Урындыкны алыштырып куярга туры килде. Р.Кәрами. – Керосинканың фитильләрен күптән караган юк. Кул җитми, искергәннәр. Шуңа төтенли булырлар. Хәзер алыштырып куям мин аны, – диде. А.Хәсәнов

2) Алыштырган булу, икенче төрлегә әйләнү. Әле кичәгенәк кенә мыскыл итәргә теләгәндәй ихахайлап көлеп, эткәләп-төрткәләп уза торган малайларны алыштырып куйганнармыни! М.Хәсәнов. Гөлйөземне гүя алыштырып куйдылар, йөзе, күзләре, бөтен тәне нур булып балкыды. М.Әмирханов. Гомумән, бөтен халәте белән дә ул алай балкып-елмаеп торучылардан түгел. Ә бу көнне аны алыштырып куйганнар диярсең... Р.Сибат

Алыштырып тору Һәрвакыт, даими рәвештә, гел алыштыру. Ләкин комсомол секретаренең мораль яктан тотнаксызлыгы, егет башы белән хатыннар янына йөрүе, көнаралаш диярлек, аларны «пирчәткә кебек» алыштырып торуы әйтелгән иде. Р.Кәрами

Алыштырып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы алыштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә