АЛЫШТЫРГЫСЫЗ с. Алыштырып булмый торган; алыштырырга мөмкин булмаган. Ә уен ул чорда аның үзе өчен, бернинди тәҗрибәсез, методик көчсез яшь укытучы өчен, берни белән алыштыргысыз тәрбия чарасы булган икән. Г.Ахунов. Хан үзе дә, мин дә Болгар-йорт өчен, тәхет өчен аның алыштыргысыз кеше булуын бары ул юкка чыккач кына аңлый алдык. Н.Фәттах. Хезмәт – кеше тормышында матди һәм рухи-мәдәни чыганак, укучыны физик, акыл һәм әхлак ягыннан тәрбияләүдә башка бернәрсә белән дә алыштыргысыз чара. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә