АЛЫ’Ш-БИРЕШ җый. и. 1) Аласы һәм бирәсе әйбер(ләр); алачак һәм бирәчәк нәрсә(ләр). Хәмдүнә Дамира белән булган алыш-бирешен, ягъни берничә көнгә генә дип алып торган әйберләрен – алтын йөзекләрен, йөз меңнән артык акчасын, өр-яңа күлмәген, еллар үтеп тә кире кайтарылмагач, аннан сорап йөрмәскә, ә уздырып җибәрергә, онытырга булды. Казан утлары

2) Сәүдә, сату-алу эше (кәсебе). Алыш-биреш үсеш алган өлкәләрдә ниндидер бер товар үзенең үтемле булуы белән аерылып торган. Ә.Мөхәммәдиев

3) Бергәләп башкарасы эшләр, үзара тыгыз, якын мөнәсәбәтләр. Чөнки син исән, синең әле алар белән алыш-бирешең бетмәгән, синең алар белән яшисең, бергә эшлисең бар. Р.Кәрами. Йортка Васфикамал килгәннән бирле, күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. М.Мәһдиев

4) Исәп-хисап; аласын – алу, бирәсен – бирү; күрсәтмәләр бирү. Алыш-бирешләрне төгәлләп, колхоз печате салынган кара бәрхет янчыкны кесәсенә тыгып куйгач, өенә кайтып китте. Х.Хәйруллин

5) Кыз алу һәм бирү турында. Ә нигә дип сезгә кунакка йөри соң ул [карт буйдак егет]? Әллә алыш-биреш мәсьәләсе генәме? Р.Вәлиев. [Габдерәхим:] Өч дистә ел үз-үземне ашадым, Рабига. Төкерергә иде миңа «алыш-бирешләр»гә, сине култыкларга да әтинең Гөләндәм апаларына күчәргә иде. Н.Гыйматдинова

6) күч. Алда эшләнгән гамәлгә җавап бирерлек лаеклы эш, кайтарылырга тиешле үч. Ул тәти егет белән минем алыш-биреш тә бар бит әле. В.Нуруллин

7) күч. сөйл. Берәр нәрсәгә мөнәсәбәт, бәйләнеш, кагылыш. Бу нәрсә дигән сүз тагын? Хәдичәнең партия белән нинди алыш-биреше булсын, ди! М.Хәсәнов. Бөек шагыйрьләрнең күбесе, 30 – 40 яшьләрендә, матди дөнья белән алыш-бирешен өзеп киткәннәр инде. Р.Фәйзуллин. Гөманлап тору артык, картның ошбу дөнья белән алыш-биреше бетеп бара инде. В.Имамов

Алыш-бирешне өзү 1) Ике арада аласын – алып, бирәсен биреп бетерү. Инде Рөстәм Исмәгыйлевичны бу илдә берни дә тотып тормый, бөтен алыш-биреше өзелде. И.Сираҗи; 2) Аралашуны туктату, һәртөрле бәйләнешләрне бетерү. Шуннан соң, узган өч елда болгарларның үз өйләрендә үзара талашуларын күреп, алар белән алыш-бирешне бөтенләй өзәләр. Н.Фәттах; 3) Үч алу. Исмәгыйль, ун ел үткәннән соң, элеккеге алыш-бирешен өзәргә, Гамир белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә һәм ике арага нокта куярга дип, туган авылына кайтты. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә