АЛЫШ и. 1) Көрәш, сугыш. Алышларга чыгар алдыннан һәрвакыт шулай итә. Р.Фәизов. Турайларның өчесен бил алышка чакырырлык гәүдәсе белән, Низам күн итек буе малайлардан өркеп яши. К.Кәримов. Алай гына түгел, фехтование аны театрга тагын да якынайта – спектакльләрдә ул фехтование алышларын куя башлый. Казан утлары. Спартак исән кала, ике туган арасында көрәш кыза, ә иң соңгы алышта алар бер-берсен үтерә. Ватаным Татарстан 2) Берәрсе белән (кем яки нәрсә өчен) бәргәләшү, кыйнашу. Шулай итеп, япуннарны тар-мар итүдә катнашкан фронтовик Хираҗ Камалиев өчен Күперледәге алыш уңышсыз тәмамланды. Ф.Сафин 3) күч. Сүз көрәштерү, бәхәсләшү. Әмма ул – үзенең көченә һәм һәр алышта да җиңеп чыгачагына нык ышана торган хатын. З.Хөснияр |