АЛЫЧА и. бот. 1) к. әлүчә. Ah, шәп иде дачасы – өч-дүрт төрле йөзем иде, груша, алычасы, алма, өрек һәм абрикос, чия, төче чиясе... һәрхәлдә, бик канәгатьтер аның яңа иясе. Р.Харисов

2) Шул агачның җимеше. Әнә чияләрне, алычаларны җыяр идегез, ичмасам... А.Хәлим. Бары тик шуннан соң гына Мирзанур, сәкегә куеп торган төенчеген чишеп, бер яулык һәм кәгазьгә төрелгән күрәгә, киптерелгән алыча, алма, тагын бераз йөзем сузды. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә