АЛЫС с. 1. Ерак, ерактагы. Тарих төпләренә төшим әле, Гасырлардан алыс гасырга. Ф.Тугызбаева. Күрдем мин дә алыс киңлекләрне, Дәрьяларны һәм иркенлекләрне. Р.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. 1) Еракта. Алыс булса – кешнәмә, якын булса – тешләмә. Мәкаль

2) Ерак. Безгә бик алыс кайтасы. Н.Фәттах

3. и. мәгъ. Зур ара, ераклык. Мәңгелеккә атлап, Юл алысы ята. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә