АЛЫПСАТАР и. Алып сату белән шөгыльләнүче; базарчы, бизнесмен. [Флорид:] Акча хәзер өч кешедә. Алыпсатарларда, бизнесменнарда һәм, әзме-күпме, менә боларда. Д.Салихов. Аңардан [наркоманиядән] тиз генә арынырмын да димә, аны төрмәләр дә өркетми, алыпсатарлары судка да эләкми. Н.Хәсәнов |