АЛЫП и. 1. 1) фольк. Гадәттән тыш зур гәүдәле, көчле, батыр йөрәкле егет образындагы әкият герое. Мин кайсыдыр ил музеендагы аллалар белән алыплар сугышы тасвирланган ватык мәрмәр барельефны яңадан күргәндәй булдым. Ә.Гаффар 2) Таза, зур гәүдәле кеше. Гайшә кызлары азат алыпларның күңелләрен күрергә тиешләр, моның өчен һәр кыз, көрәп үк булмаса да, шактый мул акча ала иде. М.Хәбибуллин 2. с. мәгъ. Озын буйлы, таза, көчле. Минвәли – Бәдәрнең кече энесе, алып гәүдәле кеше, райпотребсоюзның сәүдә берләшмәсендә товаровед булып эшли. Р.Сибат. Алып буйлы скандинавияленең үлеме яшь инженерны бик нык тетрәткән иде. Д.Лондон |