АЛЫНУ ф. 1. 1) төш. юн. к. алу. Һәр гектары кимендә утыз центнер уңыш бирер дип торган уҗым бодаеннан нибары егерме җиде центнер бөртек алына. Б.Камалов. Бу исемнәр дә – гади генә, табигатьтән, чәчәкләр, йолдызлар исемнәреннән алынганнар. Р.Фәизов 2) Эшкә тотыну, эшне башлап җибәрү, шул эш белән шөгыльләнә башлау. Арада бары тик бер кеше – Манька атлы кыз гына эшкә алынырга ашыкмады. М.Хәсәнов 3) Әйтелгән, кушылган эшне башкарырга ризалашу; кем белән дә булса шул эшне үтәргә килешү, өстенә алу. Взводның иң асыл егетләре бу эшкә алындылар (бөркетләр!): Ишмаев, Гыйззәтуллин һәм украинлы Остапчук. Н.Гарифуллин 4) бот. Тамыр җибәреп, буйга үсеп китү 2. и. мәгъ. Алынган булу. Барысы да минем бу эшкә җитди алынуымны күрделәр. Г.Шәйхиева. Ачканчы, һәрберсенә алыну көнен, вакытын, кирәк була калса дип, исәп санын да язды. Р.Мирхәйдәров Алынып бетү Тәмам, барысы да, тулысы белән алыну. Хәзер инде алынасы белем алынып беткән. Н.Фәттах Алынып җитү Тулысынча, тиешле дәрәҗәдә алыну. Ләкин монда ике нәрсә исәпкә алынып җитми. Беренчедән, --- бу очракта, сүз барыннан да бигрәк, оригинал җөмләсен тәрҗемә телендә дә җөмлә итеп саклау турында бара. Р.Юсупов Алынып ташлау Тиз арада, кыска вакыт эчендә, алынып, юкка чыгарылу. Мин урынымнан кузгалмадым, чөнки күреп торам ич – моторларның пропеллерлары алынып ташланган. С.Баттал 2) Уйлап бетермичә, нинди дә булса эшкә алынырга өлгерү, ашыгып, ризалык бирергә өлгерү |