АЛЫНМА с. 1. 1) Башка телдән алынган, чит телдән кергән. Чит телләрнең, шул исәптән гарәп теленең йогынтысында, алынма сүзләр, сингармонизмы булмаган хәлдә, татар әдәби телендә нормалашып киткән. Р.Абдуллина // Башка халыклардан, чит илдән алынган. Әмма Казан әдибе алынма материалларны теге яки бу дәрәҗәдә үзгәртә, аларны үзенең иҗади максатларына яраклаштырып эшкәртә. Х.Миңнегулов 2) к. алынмалы. [Әләметдин карт] Онытылып, ютәлли-ютәлли көлгәндә, алынма теш казнасын авызыннан чүт кенә төшереп җибәрмәде. Р.Зарипов 2. и. мәгъ. грам. Алынма сүз. Кайчак алынмалар телнең үз сүзләре белән параллель йөри. Ф.Сафиуллина. Алынмаларның байтагы татар теле тарафыннан фонетик һәм морфологик яктан үзләштерелгән, ягъни телебезнең структур үзенчәлегенә яраклаштырылган. Татар грамматикасы |