АЛЫМЛЫ с. 1. 1) Нинди дә булса берәр иҗат алымына караган. --- авторның тирән хисле, күтәренке рухлы әсәрләре, стиль ягыннан, романтик агымга якын торган уен алымлы «Ширкәт», «Нур» артистларына күбрәк туры килә. М.Арсланов

2) Алымы (3 мәгъ.) зур булган. --- киң алымлы ЖШН-6 һәм ЖВР-10А ургычлары --- бөртекле культураларны, урып, теземнәргә салу өчен билгеләнгән. Урып җыю машиналары

3) Алдырыклы; кызу йөри торган, зур атлый торган. Алымлы ат

4) күч. Рухи дәрәҗәсе, иҗат итү мөмкинлеге, фикер йөртү рәвеше киңрәк, югарырак булган. --- «иң зур культура көчләре» тигезлегенә күтәрелеп җитә язганмын, күрәсең: тагын да югарырак баскычка күтәрелү өчен, зуррак алымлы җиргә баруым кирәклек сизелгән. Ш.Камал

2. рәв. мәгъ. Киң алым белән. Кузаклы-бөртекле ашлыкларны алымлы уру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә