АЛЫМ и. 1) әд. сәнг. Билгеле бер чорда иҗат итүче әһелләрнең дөньяга карашларын һәм сәнгатьчә фикерләвен чагылдырган, тарихи яктан формалашкан төп принциплар җыелмасы. Безнең поэзиядә төрле шигъри алымнар, юнәлешләр булды. Г.Ахунов. Пикассо кубизм алымы белән иҗат итә бит. З.Хөснияр. Либретто авторы Георгий Ковтун А.Хачатурянның танылган балетына яңа алым тәкъдим итте. Ватаным Татарстан

2) Эшне башкару ысулы, үзенчәлеге; метод. Ул укыту процессын кайбер яңа алымнар белән баетырга омтыла. Казан утлары. Матди яктан уңышка ирешә алмаучыларга түбәнсетеп карау аларны баю юлында төрле (хәтта кешелексез) алымнар кулланырга мәҗбүр итә. Мәдәни җомга

3) а. х. Эшкәртелә торган мәйданны иңләп үтү киңлеге (мәс., урганда, печән чапканда, сөргәндә). Тезмә ургычларның типажы аларны агрегатлау ысулын, алым киңлекләрен һәм башка техник күрсәткечләрне исәпкә алып эшләнгән. Урып җыю машиналары

4) Адым, атлау арасы. Бу атның алымы зур

5) Аралашу, фикер йөртү үзенчәлеге, рәвеше. Андый хатларда --- кешенең сөйләшү алымы, хәтта аның холкы-фигыле дә чагылыш таба. М.Зәкиев, С.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә