АЛЪЯПКЫЧЛЫК с. 1. Алъяпкычка яраклы, алъяпкыч тегү өчен җитәрлек. Әни белән бертуган апага дигән алъяпкычлык шотландка, җизнигә дигән ефәк майка, Шәрифулла карчыгына дигән яулык, миңа хат язучы Оркыя күршегә исле сабын белән гәрәбә алдан әзерләнеп куелган иде. М.Юныс

2. и. мәгъ. Алъяпкыч тегәргә җитәрлек материя. «Кычкырырга беләсез, ә өскә-башка ясарга белмисез, менә алъяпкычларым тузып беткән, кычкырганчы, бер алъяпкычлык алып бир», – ди. Г.Камал. Ярыш алдынгыларына 5 кап шырпы һәм 2 метр алъяпкычлык биргәннәр. Ф.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә