АЛЪЯПКЫЧ и. Киемнең алгы өлешен йорт эшләрен үтәгәндә пычранудан, тапланудан яисә тиз тузудан саклау өчен, артка бау белән бәйләп куела торган япма. Ул арада кухнядан кызыллы-зәңгәрле алъяпкыч бәйләгән --- Кәүсәрия килеп чыкты. М.Маликова. Хәмдениса апай алъяпкыч итәге белән күз яшьләрен дә сөртеп ала. М.Мәһдиев. [Хатын-кызлар] Өсләренә зәңгәр, сары, яшел күлмәкләр өстеннән чиккән алъяпкычлар кигәннәр. Р.Хафизова. Өстәл янына зәңгәрсу алъяпкычлы урта яшьләрдәге ханым --- килде. Т.Галиуллин |