АЛШАРТ и. Берәр нәрсәне башкару өчен кирәкле уңайлыклар, мөмкинлекләр; алдан таләп ителгән шартлар. Бу аңа Җир шарының башка өлешләрен колонизацияләүнең алшарты булып торды. Ә.Борһанов. Иллә бер алшартны ачык белә иде ул: үз халкы белән үз халкыннан чыккан хан гына идарә итәргә тиеш. М.Хәбибуллин. Аның алшарты бер генә – еллык йөкләмәләрне үтәү. Ф.Сафин |