АЛЧАК с. диал. 1) Явыз, оятсыз; кешелексез. [Әсфәндияровның] Шулкадәр алчак, кансызлыгын күреп, чәчләр үрә торды. К.Тинчурин

2) Кече күңелле, түбәнчелекле, ихтирамлы. Бөтенесе синең үзеңнән: Илгә илткән ямьле сүзеңнән, Алчак күңел, якты йөзеңнән, Миңа баккан нурлы күзеңнән – Бөтенесе синең үзеңнән. Чиләбе моңнары

3) Якты йөзле, йомшак күңелле; ачык. Түгәрәк кенә алчак абыстай аларны ишек ачып ук каршы алды. Р.Зәйдулла. Кияү белән кыз янына куелган хатын инде бу, үзе бик алчак, җор булса кирәк, теле-телгә йокмый, гел нидер әйтеп, көлдереп кенә тора. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә