АЛХИ’МИЯ и. гар. Урта гасырларда химия, фармакология һ.б.ш. фән тармаклары үсеш алганга кадәр, гади металларны алтынга әйләндерү юлларын эзләгән, барлык авыруларны дәвалый торган могҗизалы «фәлсәфи таш» уйлап табуга юнәлдерелгән мистик тәгълимат; симия. Лобачевскийның хәтеренә, кылт итеп, Иван Иванович Дунаевның химиядән кереш лекцияне башлап җибәргәндә әйтергә ярата торган сүзләре килде: «Алхимия, әфәнделәр, химиянең анасы ул». Җ.Тәрҗеманов |