АЛУ II мод. ф. 1) Нәрсә дә булса эшләргә булдыру, кулдан килү. Әмма Җир шары, аның табигате үзенә килгән бу тетрәнүләрдән, гарасатлар калдырган яралардан чагыштырмача тиз арада арына да алды. Р.Фәизов. Татар җырының җаны булган әнә шул олы хәзинәне нечкә чагылдыра алды. Казан утлары 2) Нәрсә дә булса эшләргә базу, кыю, кыюлык җитү. Кызлар күзенә карый алмау. Үзе өчен сорый алмау 3) Нәрсә дә булса эшләргә мөмкинлек булу. Рух нык булганда гына кеше күңелендә өмет туа һәм яши ала. Г.Гыйльманов. Ә милләт динсез дә, телсез дә була аламы? Ә.Еники |