АЛУ I ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса кулга тоту. Рамай идарә болдырына чыкты да кесәсендә йөреп таушалып беткән «Беломорканал» пачкасыннан соңгы папиросын алды. Х.Хәйруллин

2) Нәрсәне дә булса авызга кабу, иреннәр арасына кыстыру. Көймәче, сүзеннән туктап, авызына трубкасын алган иде. Ш.Камал

3) Нәрсәне дә булса эләктерү, эләктереп, кысып тору. Мин шулай басып торам, кем дә кем, биеп, кулымдагын алса, шәл шуңа булыр. К.Тинчурин

4) Көрәштә яки сугышкан вакытта: берәр җиреннән эләктереп, ябышып тоту. Ике ир каһарман ярты сәгать буенча, бер-берсенең билләреннән алган хәлдә, мәйданны урап йөриләр. Г.Ибраһимов

5) Кабул итү, төяү; сыйдыру. Пароход үзенең трюмнарына --- ун мең тоннадан артык марганец концентраты алды. Р. Мостафин

6) Үзенә ияртү, үзеннән калдырмау; үзе белән йөртү, үзендә йөртү. --- кайтырмын, дидем, авылга, Агыйдел буена. Үзем белән хатынны, бәләкәй кызчыкны алырмын, дидем. Э.Касыймов. Чабылган печәнне киптереп, чүмәләгә салырга дип, әти үзе белән мине дә алды. З.Хөснияр. – Андрей, – дидем мин аңа, ялынып, – ал мине үзең белән! А.Шамов. Ир балалар балта-көрәк алдылар. М.Мәһдиев

7) Тартып чыгару, йолку, казып чыгару, казып җыю. Балалар, атнадан артык, колхозга бәрәңге алуда эшләделәр. Ф.Садриев

8) Әйберне өстен каплап торган нәрсәдән кыркып, йолкып, кисеп, кубарып һ.б.ш. юллар белән арындыру. Егет, диюнең сүзенә ышанмыйча, сакалыннан тоткан килеш, берәм-берәм, сакалының йонын йолкый башлый, һәр бөртек йон алган саен күк күкри, тагын әллә нинди куркыныч тавышлар чыга. Әкият. Вәзиренең сүзен сынап карау өчен, палас астына бер алтын тәңкә куйган, үзе шул урынга якын утырып, чәч алучысын чакырткан да чәчен алырга кушкан. Н.Исәнбәт

9) Кисеп ташлау, операция юлы белән юк итү. Бер күзен клиникада шул ук көнне алганнар, ә икенчесе күрмәс булган, томаланган... Э.Касыймов

10) махс. Агач эшләнмәләргә чокып, кисеп һ.б. юл белән уем, ырмау ясау. [Эш] Озакка сузылды, баганалары черегән икән, яңа баганаларга ырмау алу кулны тотты, ә югыйсә баганаларны алыштырырга исәпләмәгәннәр иде. М.Хуҗин

11) Борын яки авыз аша эчкә суыру, сулау. Тузан, бөркү, һава җитми, сулыш алу читен. С.Зыялы. Әйе, бу минутта миңа, Гаяз белән бергә ишегалдына чыгып, саф һава алу кирәк иде. М.Әмир

12) Башкару, үтәү максаты белән, үз өстеңә эш, йомыш, йөкләмә кабул итү. Шушы җыелышта без һәрберебез, уку елы башланганчы колхозда иллешәр хезмәт көне эшләрбез, дип йөкләмә алдык. Р.Хафизова. Төнге бердә участокта нәрәт алалар, сәгать икедә забойда смена алышына. Ә.Галиев. Мәскәү Сабан туен быел Чаллы шәһәре шефлыкка алган иде. Мәдәни җомга

13) Теләгәнне, кирәгрәкне, әйбәтрәкне аерып сайлау, сайлап булдыру. Батима карчык утынчы белән сатулашып тормады. Иң элек иң кирәген алырга кирәк иде. --- ниһаять, базарның он-ярма, орлык-ашлык сата торган төшенә якынлаштылар. Н.Фәттах. --- чынлыкта, тәрҗемә бервакытта да оригиналның билгеле бер сүзенә тәңгәллек буларак сүзлекләрдә --- теркәлгән берәмлекләр арасыннан сайлап алу белән генә чикләнми. Р.Юсупов. Әмма, үз кирәген алу белән, шундук башка авылга чыгып чапса, ул әле Ярми үк булып җитмәс иде. Х.Мәхмүтов

14) Берәр нәрсәне эшләргә мөмкинлек булдыру, шуңа ирешү. Моңарчы да, аларның ризалыкларын алабыз, дип, кара җәяүгә калып беттек инде. Г.Камал. --- ауга чыгарга рөхсәт алу белән, төрле тарафка таралып, сунарны башлап җибәрделәр. Т.Нәбиуллин

15) Бирелгән, җибәрелгән нәрсә килеп ирешү, кулга керү. Телеграмманы алу белән, Каюм җизнәсе юлга җыена башлады. Р.Хафизова. Күптән түгел мин туган шәһәрем Киренскидан хат алдым. Ф.Углов. [Зөләйха] Казанда тулай торакта яшәп ятучы авылдаш кызының адресын алды. З.Хөснияр. Мәүлиха апа, җаным, тагын ни булды? Кайгылы хәбәр алмагансың бит? Г.Бәширов

16) Кабул итү. Синнән хат алу – үзе бер бәйрәм. Н.Нәҗми. Редакциядән тема, киңәш алу – начар эш түгел, ләкин безнең үз инициативабыз да кирәк бит. Х.Туфан // Телдән яки язма рәвештә билгеле булу. [Борһан] Улы үлгән, дигән хәбәрне алгач: «Һич югында, каберен күреп кайтырмын...» – дип, улы һәлак булган якларны әйләнергә уйлаган. М.Хәсәнов

17) Нәрсә белән дә булса бүләкләнү; нинди дә булса дәрәҗәгә ирешү, ия булу. Ә 1950 елның 18 маенда Находка шәһәр статусы алды. Ә.Хәбибуллин. Р.Харисның «Ат иярләү» поэмасы көндәлек матбугатта үзенә лаек бәяне алды инде. Казан утлары // Нинди дә булса дәрәҗәгә, хәлгә ирешү, ия булу. Бер эштә дә сынатмый ул, Һәрбер эштә дан ала. Ә.Ерикәй. [Вахит Хөҗҗәт улы Хаков] --- татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсешенә багышланган, филология фәннәре докторы исемен алу өчен язылган докторлык диссертациясен, 10 ел үткәч, 1971 елда яклый. Р.Фәйзуллин

18) Аң-белемгә, мәгълүматка, берәр төрле белгечлеккә ия булу; белемле, мәгълүматлы, тәрбияле булу. Әлбәттә, укып, белем алу, белгеч яки галим булу – бик күркәм эш. Ә.Еники. Көнбатыш Казахстанның финанс бүлеге оештырган салым бухгалтерлары курсында белгечлек алу өчен, Уральскига китеп бара. Т.Кәримов. [Гөлүсә] --- бер файдалы һөнәр алу теләге белән, профессиональ-техник училищега укырга керде. Г.Сабитов

19) Эшләп, тир түгеп, вакыт сарыф итеп яисә башка юллар белән, хезмәт хакына, әҗеренә ия булу. Тегесе нәрәтләрдә эшче сыйфатында үтә, аена өч йөз сум хезмәт хакы ала. Р.Кәрами. Кирәк чагында, сметада каралганнан тыш акча алу да берни тормый иде аңа. В.Нуруллин

20) Файдалану өчен үз карамагында булдыру. Машина алу факты бәхет түгел, машина алам, дип хыялланып йөргән көннәр – бәхет. Т.Галиуллин. Моторлы көймә алам, дип җенләнеп йөри бит. Ф.Шәфигуллин. --- бер йорт алып, шуны яхшылап төзәттерде һәм җәмгыять өчен кирәк булган җиһазлар алды. З.Мөхәммәтшин

21) Басып керү, яулау, хуҗа булу. Бастилияне алганмы әллә минем башкисәрләр? Т.Галиуллин. Шәһәрне алырга дошман соңгы көчен куеп көчәнә. Р.Хафизова

22) Эш башкару өчен яллау, нинди дә булса эш башкаруны сорау. Гөлбикә карышмады, извозчик алдылар да туры егетнең номерына киттеләр. Г.Ибраһимов

23) Кагыйдәләрне, таләпләрне бозган яки җаваплылыкны үтәмәгән өчен акча түләтү яисә дәүләт тарафыннан мәҗбүри җыем буларак билгеләнгән акчаны түләттерү. Авыл советы председателе Нуркаев, хайваннарны суярга ярамау, суйган кешеләрдән штраф алу турындагы игъланны совет йортына ябыштырып куйды. Һ.Такташ

24) Файдалы казылмалар чыгару, җир асты байлыкларыннан һәм башка әйберләрдән икенче продукт җитештерү, җәнлек яки кош-корт аулау яки тоту, чәчеп (утыртып) үстергән нәрсәләрне өлгергәч җыю. Нардуган – үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. Н.Максимов. Нефтьтән төрле сыек ягулык алу

25) Су, төтен, ут һ.б.ш. берәр нәрсәнең өслегенә таралу, басып китү, каплап китү, уратып алу; үзенә буйсындыру. Тик шулай да бик сак булырга кирәк – эчтәрәк агым ифрат көчле, эләксәң, йомычка урынына ала. Ә.Еники. Бар җирне су алу. Йортны ут алу

26) Эш кораллары, утлы кораллар һ.б.ш.ның эш башкару мөмкинлеген белдерә. Сабан төрәне чирәмне киң алу. Туплар ерактан алу

27) Кемнең дә булса вакытын икенче эшкә, кешегә сарыф иттерү, игътибарын чит әйбергә җәлеп иттерү. Сез, зинһар, гафу итегез, Сезне урынсыз борчыдык, ахры. Вакытыгызны гына алдык. Г.Минский

28) Оешмага, уку йортына яки берәр бүлеккә кабул итү, вазифа бирү. Шуңа тегене эшкә, шикләнебрәк, мәҗбүр булганга гына алган иде. В.Нуруллин. Каравылчы итеп алу. Бүлеккә яшь белгечләр алу

29) Эштән азат итү, эш урыныннан чыгару. [Сулимов] Назыйм абыйны председательлектән алу мәсьәләсен куйдырды. М.Вәли-Барҗылы // Нинди дә булса эшчәнлегеннән мәхрүм итү. Мандатын алу

30) Берәр оешмага, коллективка, нәрсәнең дә булса составына кертү, кабул итү. [Булат:] Демьяныч, шулай булгач, армиядә булмый торып, югары белем бирә торган хәрби училищеларга алу, анда биш ел укыту дөресме? Ә.Хәбибуллин. Ә Платонның эшләре уңайга китте, аны аспирантурага алдылар. Х.Камалов

31) Өйләнү, җәмәгатьле булу, тормыш кору. Ләкин көзен өйләнергә Өлгерми калды Аман: «Көз – күңелле вакыт түгел, Кызны мин язын алам!» [диде]. З.Мансур

32) Берәр авыруга дучар булу, авырудан нәрсә белән дә булса дәвалану. --- бинаның беренче һәм икенче катларында – төрледән-төрле процедура алу бүлмәләре. Ә.Салах

33) Юнәлеш килешендәге исемнәр белән килгәндә, берәр сүз яки эш турында күңелдә туган уйны белдерә. Газ турында әйтүемне чынга алды, шаярып әйткәнне аңламады. Г.Кутуй. Әпипә, моны уенга алып, тамак төбе белән көлеп җибәрде. Г.Бәширов

34) сөйл. Кисү, кыскарту, тарайту; киемне гәүдә калыбына яраклаштыру. Күлмәкнең ике яклап бил турыннан алу

35) Урлау, үзләштерү. Акча шкатулкасын алганнар! К.Камал. [Фәния:] Ничек бирелмәгән?! Син бит аның өлешен алып калдың. Д.Салихов

36) Бетерү, юкка чыгару. Күңел тынычлыгын алу. Гаепне алу. Шелтәне алу

37) Һәлак итү, бозу. Матур чәчәкне кырау тиз ала. Х.Мәхмүтов

38) Үз эченә, үзенә сеңдерү, суыру. Каян аш та, каян дым ала икән бу мәһабәт наратлар? М.Хәбибуллин

39) Конфискацияләү; көчләп, ирексезләп, кая да булса тапшырырга, бирергә мәҗбүр итү. Хосусый заводларны дәүләткә алу

40) Тоткын итү, азатлыгын чикләү. Дошманның дүртесе үтерелгән, берсе, күзе яралысы, пленга алынган. Г.Минский

41) Балык тоту, эләктерү, каптыру. Малайлар, килү бушка китмәде, диештеләр, унар-унбишәр балык алганнар. Г.Ибраһимов. --- беренче балыкны үзем алыр төсле тоям, һәр минутта, менә эләгә, менә эләгә... дип тора идем. Г.Ибраһимов

42) Кертү, теркәү. Теләсә нинди башка тел кебек, татар теле дә, яңа төшенчәләрне белдерү һәм булган төшенчәләрне тагын да дифференциацияли төшү өчен, башка телләрдән сүзләр алган һәм ала. Татар грамматикасы. Сүзлеккә җирле сөйләм сүзләрен дә алу

43) Куллану өчен үзләштерү, кулланышка кертү, берәр максат белән файдалану. Сәнгатьне тәрбия коралы итеп алу

44) Бер ноктадан (урыннан) кайсы якка булса да читкә(рәк) күчерү, бору, юнәлдерү, тайпылу. – Замир, пока турыга бар. Уңга ал. Хәзер үз ягыңа бор, – дип, Зөлфия юлны күрсәтеп барды. Т.Галиуллин

45) Телефон, рация һ.б.ш. аша тоташу, бәйләнешкә керү. Вәдүт телефонга тотынды. «Үрнәк»не алып сөйләште. Х.Хәйруллин

46) Укучыларның белеме һәм тәртибе билге белән бәяләнү, билгегә ия булу. Рафаэль ык-мык итте, акланмакчы булып: – Быел беренче тапкыр «дүртле» алуым ла әле, гел «бишле» иде, – диде. М.Хуҗин

47) Игътибар итү, тукталып үтү. Менә минем хатынны гына алыйк, мин анда-монда китсәм, бөтенләй зарыгып көтеп тора, ашамый-эчми. А.Шамов. Алып карасаң, барлык табигатьне дә тере дип фараз итәргә була бит. Р.Фәизов

48) мат. Кушу гамәленең киресен эшләү, бер санны икенче санга киметү гамәле башкару. Унбиштән җидене алу

49) күч. Берәр яңа сыйфатка күчү, үзгәрү, яңа сыйфатка ия булу. Нәтиҗәдә, образ әйтеп бетергесез зур символик яңгыраш ала. М.Хәсәнов. Сугышчан чыныгу алу. Хезмәт күнекмәсе алу. Мөстәкыйльлек алу

50) күч. Нинди дә булса тәэсир ясау, элекке сыйфатын үзгәртү, юкка чыгару. Врачлар авыртуны ала торган инъекция ясадылар. Тәнен кояш алган. Бу тапны кислота алмый

51) күч. Кешедән нидер таләп итү (көч, вакыт, энергия). Аннан учакта ашарга әзерләү, утны, сүндермичә, тәүлек буе саклап тоту да – күңелле мәшәкать, тик күп вакытны ала иде. Р.Фәизов. Көндәлек эш күп көч, энергия ала

52) күч. Күзәтү, тикшерү, өйрәнү максатын кую. Шунда ук Балык базары тирәсен дә күзәтү астына алдылар. З.Фәтхетдинов

53) күч. Психик яки физиологик кичерешләр чолгау, биләү. Әллә никадәр кешене үзенең авызына каратып торудан ул бары тик ләззәт кенә алды. Ф.Садриев. Хәдичә түтинең бөтен тәнен ут алды, күз алды караңгыланды. Г.Бәширов. Арба янына килеп ятып, йоклау хәстәрен күрә башлагач, мине бизгәк кебек калтырау алды. Г.Ибраһимов

54) күч. Очлы әйбергә кадау, кадап күтәрү. Штыкка алу. Сәнәккә алу

2. аласы и. мәгъ. к. алачак. Аласым да юк, бирәсем дә бетте

3. алып бәйл. функ. 1) Эш-хәлнең башлану вакытын белдерү өчен кулланыла. Ел кебек озын җәйге көндә таңнан алып кичкә кадәр көнозын көтүдә йөргәннән соң, капканы сыңар мөгезе белән генә төртеп ачып, әлсерәп, ишегалдына кайтып кергән сыер хайванын күргәнегез бардыр инде. З.Хөснияр. Шул көннән алып, татарлар --- текә генә тау итәгендә алты урыннан бәреп чыгып яткан чишмә янына утар салып утыралар. З.Зәйнуллин

2) Билгеле бер предметтан (әйбердән) санала башланганын белдерә. Һәм шулай ук анда нинди генә кошлар булмый!.. Баш бармак хәтледән алып бозау чаклысына кадәр! Ә.Еники

4. ярд. ф. функ. 1) Төп фигыльләргә тизлек, кыска вакыт эчендә башкарылу төсмере өсти. Нурисламның кинәт йөрәге чәнчеп алды. Р.Хафизова. Махно бармак буыннарын шартлатып алды. З.Фәтхетдинов

2) Эш-хәлнең тәмамлануын, нәтиҗәсен белдерә: Мин аларны тикшерүче язганнардан күчереп алдым. Р.Мостафин. Азактан траншея буйлап ярдәмгә килгән иптәшләре снаряд күмгән туфрактан казып алган Раянны. Ш.Янбаев

3) Эш-хәлнең бер генә тапкыр булуын белдерә. --- тигез хәрәкәтләнә торган бармаклары ялгышып алгандай булды. Н.Фәттах. Минһаҗ, чын күңелдән куанып, кулын кулга сугып алды. Г.Бәширов

4) Эш-хәлнең аз дәвамлылыгын, озак бармавын белдерә. Егерме еллар элгәре безнең тәнкыйтьтә, акыл поэзиясеме, хис поэзиясеме, дип бәхәсләшеп алалар иде. Р.Зәйдулла. Тик аның гомере кояшлы яңгыр кебек кыска булды, ул атылган йолдыз кебек ялтырап алды да сүнде. Г.Тавлин

5) Эш-хәлнең тизлеген, көтмәгәндә, кинәт башкарылуын белдерә. Оча торгач, күзәтә торгач, биек тау башында туп сыман түгәрәк әйбер күреп алган. Ф.Яруллин. Каян өйрәнеп алган бу Васих мондый төчелекне?.. Р.Батулла

Алмаган бия, тумаган колын (тай) ирон. Буласы мәгълүм түгел, булуы бик шикле өмет-хыялдан көлеп әйтелә. Алып биреп Тиктомалдан бик каты тиргәп, орышып. Алып биреп китү Чыгымчылап чабып китү. Алып мактарлык түгел, салып таптарлык түгел Уртача. Алып та ега, чалып та ега Теләсә ничек хәрәмли, өстен чыгу өчен бер чарадан да тайчынмый. Алып узу Артык узыну. Алырсың шайтаннан иман 1) Акчага, малга табынган комсыз кеше хакында әйтелә; 2) Йомыш үтәргә, нәрсә дә булса бирергә бик саран кешегә карата әйтелә

Ала бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы алу

Ала тору к. алып тору (1 мәгъ.). Аннан язып кайткан эшләре яхшы бәяләмә ала тора. Ф.Әхмәтова-Урманче

Алып ату 1) Кинәт, көтмәгәндә, искәрмәстән алу, башкача эшләтмәү. Аннары минем эш кузгатучылар кирәкле кәгазьләрне җыеп бетергәнче, --- корольнең үзен алып аттылар. Р.Мостафин. Димәк, аны беренче секретарьлыктан алып ату җаен эзли. Ф.Садриев. Шуның өстенә, көнаралаш диярлек, көтүгә бөтенләй чыкмый калуларын да Фәйрүзә апасына әйтсә – берсүзсез эшеннән алып атачаклар аны. В.Нуруллин

2) Дуамалланып ыргыту. Өстәлдә өелеп торган кәгазьләрне алып ату

Алып бару 1) Нинди дә булса эшне даими рәвештә үтәү, һәрвакыт башкару. Көндәлек эшләре муеннан булса да, Гашигуллин санаторий-профилакторийдагы дәвалау методикасы буенча эзләнүләр дә алып бара. А.Вергазов. Мәмләкәтнең барлык эшләре шушы вәзир җилкәсендә икән, ул аларны бик уңышлы алып барган. Г.Исхакый

2) Әле, хәзерге вакытта нинди дә булса эш башкару. Тапшыруны тәҗрибәле журналист алып бара. Татар иле

3) Эш-хәрәкәтнең нәтиҗәсе кая да булса яки берәр хәлгә китерү, китереп җиткерү, дучар итү. Демокрит кешенең хакыйкатькә ирешү сәләтен таный, бу мәсьәләдә ул шул заманда вәсвәсәгә алып барган софистларга, скептикларга каршы чыга. К.Гыйззәтов. Һәлакәткә алып барган бу гөнаһны Сез үзара ризалашып кылдыгызмы? У.Шекспир

4) Берәр эшне башкаруга, оештыруга җитәкчелек итү. Ул аны яхшы белә: бу кеше – үз урынында, Бөек Ватан сугышында катнашкан, эшен гөрләтеп алып бара, колхоз үргә менә, үсеш бар. М.Хәбибуллин. Ул көне-төне колхоз-совхозларга чапты, ә газетаны шәхси ял вакытлары хисабына алып барды. Ф.Садриев. Җыелышны колхозның партоешма секретаре Хафиз алып бара. М.Хәсәнов

5) Дәресләр үткәрү, укыту. Шуннан соң директор, моңарчы үзе алып барган математика, физика фәннәрен аңа [Ибраһим Нуруллинга] биреп, югары сыйныфларны укытырга күчерә. Р.Нуруллина

6) Юл күрсәтеп, юнәлеш биреп, артыннан ияртү, әйдәү. Куудан бигрәк, атларны Кара Кашка алып бара. З.Зәйнуллин

7) Илтү, кая булса да китереп чыгару. Ул, бу җирләргә карау белән, кайда, нинди юл үткәнен, нинди сукмакларның кая алып баруын --- бик ачык хәтеренә төшерде. Ә.Еники

8) сөйл. Җиңел машина, самолёт, судно һ.б.ш. транспорт кебек нәрсәләр белән идарә итү, аларны йөртү

Алып бетерү Ахырына кадәр алу, булганның барысын да алу. Биредә, исемлек төзи башласаң, аларны искә алып бетерү дә мөмкин түгел. М.Вәли-Барҗылы. --- сез ник ул үзеңезнең эш бәһаңезне алып бетерергә тырышмыйсыз, менә бу гәзитә әйткәнчә, тартышмыйсыз? Г.Исхакый

Алып йөрү Нәрсәне дә булса һәрберсен, рәттән алу; әле, хәзерге вакытта нәрсә дә булса алу белән мәшгуль булу. --- җинаять кылынган, кеше каны аккан урынга, ягъни кунак-кунак уйнаган җиргә барып, таныклыгын күрсәтеп, үзе тикшерү – сорау алып йөрү юлыннан ул баш тартты. Т.Галиуллин

Алып калу 1) Алырга өлгерү. Малай, тегеләрдән папирос алып калырга ниятләп, машина янына килә. Р.Мөхәммәтҗан

2) Яшереп, әйтмичә калдыру; яклашу, йомып калу. --- берәребезгә югары оч малайлары бәйләнә башласа, хәзер калган икебез килеп җитә дә, бер-беребезне яклап алып кала торган идек. В.Нуруллин

Алып килү Гел, һәрвакыт, даими алу. Май-июнь айлары аның тормышында нинди дә булса борылыш ясарлык вакыйгалар алып килә иде. Ф.Сафин. Ел буена «өчле» алып киләләр. Дүртенче чиреккә дә «өчле» чыгарга тора. Э.Яһүдин

Алып китү Билгеле бер вакыттан, урыннан эш-хәрәкәт яхшырып китү. Салкында тора-тора туңып беткән ат шактый гына кызу алып китте. И.Гази. Аннары, лава ташкыныдай шаулап торган көр тавыш белән, әти шул көйне алып китте. Ә.Галиев

Алып кую 1) Алдан алу, алып хәстәрен күрү

2) Каядыр икенче урынга алып урнаштыру. Рәсемгә озак кына карап торгач, саклык белән генә, аның янына чәчәкләр бәйләмен алып куйды. Г.Тавлин. Мәгъфүрә Сабировна посылканы алып куярга кузгалгач, Тәнзиләнең дә бик матур челтәр кысалы шул көзгегә күз саласы килеп китте. Р.Төхфәтуллин

Алып ташлау Көтмәгәндә, искәрмәстән, тиз хәрәкәтләр белән читкә алу. Иптәш егете кечкенә баланы рельстан алып ташлаган, ә үзе өлгерә алмаган. Р.Кәрами. Әхмәт, үзенә юнәлгән утлы карашларны алып ташлау нияте белән, сүзен дәвам иттерде. Ш.Маннур

Алып тору 1) Һәрвакыт, гел, даими алу. Чит илләр белән элемтә оештырдык, аннан әдәбият алып тордык. Казан утлары

2) Әле, хәзер алу. Болар арасында жанр таләпләренә бәйле сораулар аерым урын алып тора. М.Вәлиев

3) Вакытлыча файдалану өчен алу. Нигъмәт казыйдан алып торган сәгатьне өстәлгә алып куйды. Г.Ибраһимов

4) Биләү, үз эченә алу. Болар арасында кыпчаклар һәм болгарлар күпчелекне алып торганнар. Х.Миңнегулов. Җирнең 70%тан артыграк өлешен океаннар алып тора

Алып чыгу Һәрберсеннән берәм-берәм алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә