АЛТЫНЧЫ I сан 1. Бер-бер артлы санаганда, урыны биш белән җиде арасында булуны белдергән тәртип саны. Әйе, паспорттагы алтынчы графа күпләргә читәнне сикереп чыгарга бирмәде. Ә.Хәбибуллин. – Син өченче, син дүртенче, син алтынчы... – дип саный-саный, ул Рәхимҗанга җитте. Н.Гыйматдинова

2. и. мәгъ. Нәрсәнең дә булса шуңа туры килгән үлчәмен, номерын яисә кемнең дә булса мәктәптә укыган сыйныфын белдерә. Алтынчыда гына укыса да, мәктәптә китапханәче булып эшли Галиябану. М.Хуҗин. Илфат татар классында алтынчыда укыды. Б.Камалов. Ә бит, иптәшләр, алтынчылар дер селкенеп торалар хәзер тарих дәресе керер алдыннан. М.Мәһдиев

Алтынчы континент Антарктида. Алтынчы тоемлау к. алтынчы тойгы. Менә шул алтынчы тоемлау аны иң авыр хәлләрдә дә һәрвакыт коткарып килде. Р.Сибат. Алтынчы тойгы Интуиция, алдан сизү; алдан сиземләү сәләте. Ә Муса үзенең шундый көзгеләр арасыннан йөрисен, ниндидер алтынчы тойгысы белән дигәндәй, үзе үк сизеп алды. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә