АЛТЫНСУЛАНУ ф. к. алтынлану (2 мәгъ.). Баярак тоташ күгелҗем булып кына күренгән болыт чаршавы хәзер күз алдында гаҗәеп тиз үзгәрә иде: әнә ул агара, әнә алтынсулана. Г.Әпсәләмов

Алтынсулана бару Акрынлап, аз-азлап алтынсулануы арту

Алтынсулана башлау Алтынсуланырга тотыну. Каен чәчләре очыннан алтынсулана башлый. С.Поварисов

Алтынсулана төшү Бераз алтынсулану

Алтынсуланып бетү Тәмам, тулысынча алтынсулану

Алтынсуланып бару к. алтынсулана бару

Алтынсуланып калу Нинди дә булса сәбәп белән алтынсу төс алу

Алтынсуланып китү Кинәт алтынсулану

Алтынсуланып тору Әле, хәзерге вакытта алтынсу төстә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә