АЛТЫНСУ с. 1) Алтынсыман сыек сары, саргылт төстәге. Тузгыган алтынсу чәчләре юеш битләренә ябышып калды. Н.Хәсәнов. Мин карап-карап тордым да, «Удостоверение татарина» дип, алтынсу хәрефләр белән язылганын алдым. Т.Нәҗмиев. Көз көне агачлар алтынсу, кызгылт һәм сары төскә керә. Ватаным Татарстан 2) Төсне атаган сүзләр янында килеп, шул төп төскә сыеграк алтынсу төс катышуын белдереп, тезмә сыйфатлар барлыкка китерә (мәс., алтынсу кызыл, алтынсу сары, алтынсу яшел, алтынсу зәңгәр һ.б.). Баш очында агач ябалдашларына эләгеп калган тулган ай аланны алтынсу яшькелт төскә манган. Ф.Сафин. Мәгъфүрә Сабировна өстәл тартмасыннан алтынсу көрән төстәге зур гына балык алып кәгазьгә төрде дә Тәнзиләгә сузды. Р.Төхфәтуллин. Тирә-якка туп-туры сызылып киткән алтынсу көмеш җепләр. Р.Низамиев |