АЛТЫНЛЫ с. 1) Составында алтын булган; алтын кушылган; алтын катнаштырылган. Касыйм абый алар казып чыгарган алтынлы комны юдыргычка ташыды. Гасырлар авазы

2) Алтын йөгертелгән, алтын белән эшкәртелгән; алтынга манылган яки алтын җеп белән чигелгән. Алтынлы парчадан тегелгән хатын-кыз камзулы

3) Алтынсыман, алтын төсендәге. Бервакыт шулай, байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә