АЛТЫНЛА’У ф. 1) Алтын белән каплау (бизәү, эшкәртү), алтын йөгертү. Һәммә дивары көзге кебек ялтыраган, гөмбәзләре кызыл алтын белән алтынлаган. К.Насыйри 2) Алтынсыман сары төскә кертү, алтынсыман төс бирү. Көз буташтырмый буявын, алтынлый бар дөньясын. Казан утлары Алтынлап алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә алтынлау Алтынлап бетерү Тулысынча, барысын да алтынлау Алтынлап тору Еш, әледән-әле алтынлау Алтынлап чыгу Һәрберсен, барчасын берәм-берәм алтынлау яки башыннан ахырына кадәр алтынлау Алтынлый бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы алтынлану Алтынлый башлау Алтынларга тотыну Алтынлый төшү Бераз алтынлау |