АЛТЫНЛАНУ ф. 1. 1) төш. юн. к. алтынлау (1 мәгъ.)

2) Алтын сары төскә керү, алтынсыман сарыга әйләнү. Ә Иделнең аръягында өлгергән арышлар алтынлана! Ә.Гаффар

3) Алтынсыман ялтырау, алтынсыман күренү, алтынга охшап калу. Ә ул яктан, нәкъ үзләренә каршы, әле зәңгәрләнеп, әле алтынланып, әле яшелләнеп, утлы бер таш тәгәрәп, юк, очып килә иде. Ә.Гаффар

2. алтынланган с. мәгъ. Алтын йөгертелгән, алтын белән капланган, алтынга манылган. Ул да булса – алтынланган яхшы рамдагы хатын-кыз рәсеме. М.Хәсәнов

Алтынлана бару Аз-азлап, акрын-акрын алтынлану

Алтынлана башлау Алтынлык йөгерү, алтынланырга тотыну. Каеннар ямь-яшел,чаганнар матур гына алтынлана башлаган. Ш.Галиев

Алтынлана төшү Бераз алтынлану

Алтынланып алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада алтынлану

Алтынланып бетү Тәмам, тулысынча алтынлану

Алтынланып җитү к. алтынланып бетү

Алтынланып килү Акрынлап, алтынланган төс алу. Ул имән төбенә, аның алтынланып килгән яфракларына карап сузылып ятты да җырлады. Г.Гобәй

Алтынланып китү Кинәт алтынлану, алтын төсмер керү

Алтынланып тору Алтынланган хәлдә булу; әле, хәзер алтынланып күренү. Клиндернең өске ягы суган кабыгыдай алтынланып тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә